26 апрель- бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. 2019 нчы елда шагыйрьнең тууына 133 ел була. 25 нче апрельдә Камай төп гомуми белем мәктәбендә Г Тукай иҗатына багышланган чаралар узды. Башлангыч сыйныф укучыларына шагыйрьнең әкиятләре буенча мультфильмнар тәкъдим ителде.Укучылар мультфильмнардан алган тәэсирләрен үзләренең иҗат эшләрендә чагылдырдылар. 5-9 сыйныф укучыларына шагыйрь иҗаты буенча презентация күрсәтелде һәм викторина үткәрелде. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.