Иске Гришкино “Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балачаклары сугыш елларындаүткән Молчанова А.М. янына бардылар. Анна Михаил кызы балаларның килүенә бик гаҗәпләнде. Балалар җырладылар, үзләре ясаган открытка тапшырдылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Анна балаларга бик зур рәхмәт белдерде, беркайчан да сугыш булмасын дип теләде. Алга таба да бездән Бөек Ватан сугышы вакыйгалары китә, һәм мондый очрашулар балаларга әхлакый – патриотик хисләр: Ватанга мәхәббәт, аның сакчыларына, өлкәннәргә хөрмәт, Ветераннар турында кайгырту өчен кирәк, чөнки алар бик аз калды.