26 апрель – Чернобыль АЭСындагы һәлакәт көне. 1993 ел, 22нче апрель, дәүләт календаренә «радиация һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне» буларак кертелде. Бу көн - радиация фаҗигаләрендә һәлак булучыларның барысын да искә алу һәм туган җирләреннән китәргә мәҗбүр булган радиация зарарланучыларга хөрмәт күрсәтү.
Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗетдинов Р. М. шушы датага багышланган Бердәм сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар презентация һәм видеофильм карадылар.
Сыйныф сәгате ахырында укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләре, техник чаралар белән эшләгәндә уяулык һәм сак булу турында әңгәмә үткәрелде.