6 нчы майда Тойгуҗа авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Балаларга сугыш турында укыйбыз “ исемле Бөтен Россия акциясе кысаларында сугыш вакыйгалары сурәтләнгән китаплар укуны оештырды.
Китапханәче балалардан Бөек Ватан сугышы турында нәрсә белүләрен сорады, күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Аннан соң Б. Лавреневның “Разведкачы Вихров” китабыннан “Суворов оныгы” дигән хикәяне, Д. Матвеевның “Пилоткадагы йолдыз” повестеннан аерым бүлекләрне, Р. Мостафинның” Кызыл ромашка” китабыннан ”Бергә булырбыз” бүлеген һәм А. Твардовскийның “Танкист хикәясе” китабыннан шигырьләр укыдылар. Үткәрелгән чараның нәтиҗәсе буларак ике китап үз укучысын тапты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)