Сәйтәктә Олы көн бәйрәме

2019 елның 7 мае, сишәмбе

28 нче апрель көнне Сәйтәк авыл клубы да Олы көн бәйрәменә кушылды. Керәшен татарлары  Пасханы, үзләренчә әйткәндә, Олы көнне, иң күркәм бәйрәмгә саный. Әлеге бәйрәмдә христиан дине кануннары белән милли гореф-гадәт тә бергә катышкан. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. авылның бала-чагасы белән бергә өйдән-өйгә кереп  авылдашларны  бәйрәм белән котлады. Сабыйлар белән өйләрдә төрле уеннар уйнадылар. Әлбәттә инде , уенның төп “герое” -йомырка -крашенка булды.Бу чара  “Онытылмасын бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, югалмасын кавемебез, милләтебез!” дигән теләк белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International