6 май көнне Камай авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019" Халыкара акциясенә кушылды, ул Самара өлкә балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган һәм Бөек Җиңү көненә багышланган иде.
Бөек Ватан сугышы вакыйгалары халык хәтереннән никадәр генә еллар узса да, онытылмас. Сугыш турындагы китап-укучыларга Бөек Ватан сугышы, узган гасырның иң зур фаҗигасе турында күзаллау бирә торган әдәби әсәр. Геройлык һәм батырлык темасы да укучыларны һәрчак кызыксындыра. Бу көнне укучылар өчен кычкырып уку үткәрелде. Балалар В.Катаевның “Полк улы”, В. Быковның "Обелиск" әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Аннан соң "Минем якташларым-ветераннар" проектын яклау булды. Һәр укучы ветераннар турында материал әзерләде. Чара мәктәп белән берлектә оештырылды.
Балалар бакчасы балалары өчен "Без сезне хәтерлибез" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче сугыш чорлары һәм Җиңү өчен түләгән зур бәя турында сөйләде һәм А. Митяевның "Землянка" китабыннан өзекләр укыды.
Шулай ук китапханәдә балалар "Рус батырлыгы турында хикәяләр" дигән китаптан "Машиналар Берлинга бара" дигән хикәяне укыдылар, аннары "Үсмерләргә сугыш турында"дигән видеоролик карадылар.
Мондый акцияләр яшь буынга совет халкының батырлыгы, ныклыгы, турында мәгълүмат бирә, балаларда патриотлык хисләре тәрбияли.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)