Син түгел икән, кем соң?

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Сәйтәк авыл клубы балалар белән берлектә “Син түгел икән, кем соң?” исемле экологик акция уздырды. Максаты : балаларда тирә як мөхиткә ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү.Чөнки  иң беренче чиратта халык үзе яшәгән мохитне чисталыкта тотырга тиеш. Бу акциягә авылыбызның төрле яшьтәге балалары , авыл халкы кушылды.Шунысы куанычлы, авылыбызда әле үзенең авылы чисталыгына битараф булмаган яшьләребез  бар.Бергәләшеп авыл кырындагы чүпләрне җыйдык.Балалар белән туган җиребезнең  чисталыгы өчен  һәрдаим  бердәм көрәшергә кирәк дигән фикергә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International