Солдат хатлары

2019 елның 7 мае, сишәмбе

4 март көнне Сәйтәк авылы клубында өчпочмаклы солдат хатлары ясау буенча мастер класс уздырылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. Георгий тасмасы тарихы һәм ни өчен солдатлар хатларын өчпочмаклап ясаулары турында сөйләде.Соңыннан балалар тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына хат яздылар. 5 май көнне авылда яшәүче сугыш чоры балаларына хатларны  тапшырдылар. Шулай ук авылда очраган кешеләргә   якынлашып килүче бәйрәм белән котлап  Гергий тасмасы тактылар.Бу акцияләр әле атна буенча  дәвам ителәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International