1 май көнне Сәйтәк авылы клубы төрле яшьтәге авыл балалары өчен табигать кочагында уеннар оештырды. Максаты: Олы көн һәм татар халкының милли “Карга боткасы” бәйрәме йолалары , уеннары белән таныштыру иде.Балалар өчен күңелле уеннар, ярышлар оештырылды. Һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итергә, истә тотырга һәм сакларга кирәклегенә басым ясалды. Соңыннан авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. аланда балаларны тәм-томнар белән кунак итте.



