ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциягә 6 май көнне Бәзәкә авылы китапханәсе дә кушылды.
Китапханәче Ф.Башарова “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләргә “Была война, была победа...” дигән темага кычкырып уку үткәрде һәм К.Паустовскийның “Похождения жука-носорога”, Ю.Збанацкийның “Щедрый ёжик” хикәяләрен укыды. Соңыннан укыганнарга нәтиҗә чыгарылды, Бөек Җиңү көне турында сөйләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)