Китапларга әдәби күзәтү”Алар Ватан өчен көрәштеләр”

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

7 нче майда Тойгуҗа авылы китапханәсендә Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан Татарстанның фронтовик язучыларына багышланган “Алар Ватан өчен көрәштеләр“ дип аталган әдәби китап күзәтү үткәрелде.

Китапханәче китап укучыларны “Татарстанның фронтовик язучылары” китабы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары, шагыйрьләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Әхмәт Ерикәй, Сибгат Хәким һәм башка фронтовик  шагыйрьләрнең патриотик шигырьләрен, Гадел Кутуйның “Сагыну “нәсерен зур дулкынлану белән укыдылар. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” дигән әдәби-документаль повестеннан, Г. Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше” романыннан, Хәйретдин Мөҗәйнең “Сугыш язмалары” очеркларыннан укылган өзекләр, Ибраһим Газиның фронт дәфтәрләреннән “Югалган Мәрзыя” хикәясе беркемне дә битараф калдырмады һәм алар мондый афәтләр беркайчан да кабатланмасын дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International