Бөек Җиңү бәйрәменең 74 еллыгын Песәй авылы халкы зур горурлык белән каршы алды. Ул көнне обелиск янына авылның бала -чагасы, яше-карты җыелды. Бәйрәм белән котларга дип, Менделеевск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фарукшин килгән иде. Песәй авылы җирлеге башлыгы Вилдан Мөхәммәтгалиев тыл ветераннарын, авыл халкын зур тантана белән тәбрик итте,сугыш чорында фидакарь хезмәт күрсәтүчеләргә күчтәнәчләр дә өләшенде. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм курсәткәннәре өчен Песәй мәктәбе укучыларына, педагок- оештыручы Гөлнара Әхмәтгәрәевага зур рәхмәт белдерәсе килә.
Бәйрәмнең икенче өлеше авыл мәдәният йортында чәй өстәле һәм күңелле концерт белән дәвам итте. Ветераннарыбызга игътибар ел дәвамында күрсәтелер дигән теләктә калабыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)