"Чиста булачак" акциясе кысаларында Бәзәкә урта мәктәбендә "Чиста булачак" тематик көне узды. Аның максаты-табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру, өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү. Мондый акцияләрдә катнашып, балалар әйләнә-тирә дөньяны тагын да ныграк бәяләргә өйрәнә. Шуны да билгеләп үтәсе килә, һәр класста укучыларның үзләре сайлау буенча чаралар үткәрелде: өлкән сыйныф укучылары тарафыннан зур эш башкарылды: мәктәп тирәсендәге бөтен территория көнкүреш чүп-чарыннан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, башкалар бүлмә гөлләрен күчереп утырттылар, бишенче сыйныф укучылары спорт мәйданчыгын тәртипкә китерделәр, чүп-чарны җыештырдылар, башлангыч сыйныф укучылары экологик рәсемнәр конкурсында катнаштылар.