Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Менделеевск муниципаль районы
Официальный сайт Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе
Тарих
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Халыкның милли составы
Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районының картасы
Территориаль сайлау комиссиясе
Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары
Иҗтимагый оешмалар
Район тормышы
Инвесторларга
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Торак программалары
Куллану бюджеты
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләре
Икътисад һәм эшмәкәрлек
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
Гасыйм лотфи
Файдалы сылтамалар
Ике яклы элемтә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Менделеевск муниципаль районының норматив-хокукый актларын Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында рәсми бастырып чыгару
Статус документлары
Менделеевск муниципаль районы Советы карарлары
Менделеевск шәһәр советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Менделеевск шәһәре башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыклары
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Татарстан Республикасы дәүләт комитетының тарифлар буенча карарлары
Менделеевск шәһәр Башкарма комитеты карарлары
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының норматив-хокукый документлары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башлыгы хисабы
Матбугат хезмәте
Фоторепортаҗлар
Пресс-релизлар
Телевидение «Вести М»
Газета «менделеевск яналыклары»
Без Вконтакте!
Элемтәләр
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Программалар, проектлар, конкурслар
Конкурслар
Муниципаль районнар
Менделеевск муниципаль районы
Агымдагы елның июль ае Карпов исемендәге химия заводының хезмәт ветераны Тамара Михайловна Ушкова һәм аның туганнары өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде
2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Агымдагы елның июль ае Карпов исемендәге химия заводының хезмәт ветераны Тамара Михайловна Ушкова һәм аның туганнары өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде.
Күркәм юбилей көнне район җитәкчесе Игорь Привалов күңелле миссия белән – ягъни РФ Президенты В.Путинның котлау хатын һәм шәхсән үзеннән бүләк тапшыру өчен ветеранның фатирына килде.
Тантана героена ихластан изне теләкләр юллап:
– Өлкән буын кешеләре – фидакарь хезмәтләре белән хөрмәт казанган уникаль шәхесләр. Сезнең тормыш юлыгыз – үсеп килүче буын өчен яшәү үрнәге. Сез гомерегезне Л.Карпов исемендәге химия заводында эшләүгә багышлагансыз. Без сезнең белән горурланабыз, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм якыннарыгыз янәшәсендә киләчәк көннәрегезнең якты, имин булуын телибез, – диде Игорь Анатольевич.
Тамара Михайловна, яшьле күзләрен сөртеп, балачагын искә алып сөйли:
– Татар Чаллысында ишле гаиләдә биш бала үстек. Әти безне калдырып башка йортка күчте. Аннан әниебез вафат булды. Тормыш йөгенең авырлыгы өлкән балалар җилкәсенә төште. Янгында көчле стресс кичердек. Өйсез калып, күпмедер вакыт күршеләрнең мунчасында яшәдек.
Тормыш иптәшен – яу кырыннан бер аягын югалтып кайткан офицер Леонид Алексеевичны аеруча җылы сүзләр белән искә ала.
– Куллары алтын иде. Нинди эшкә тотынса да, шуны башкарып чыкты, – дип сөйли хуҗабикә.
Тамара Ушкова яраткан кешесе белән өч ул үстерә. Уртанчы уллары Петр һәм киленнәре Гөлнур белән 35 елдан артык бер түбә астында тату яшиләр.
Тамара Михайловна, сугыш ветераны толы буларак, “Ветераннарга торак” федераль программасы кысаларында узган ел яшәү шартларын яхшырткан. Ул хәзер улы һәм килене белән өч бүлмәле фатирда яши.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, тормышны яратучы, оптимист. Бәйләү белән мавыга. Бәйрәм көннәрендә, балалары, биш оныгы һәм оныкчыгы җыелганда, иске җырларны суза. “Җыр күңелне күтәрә. Ә бу – иң мөһиме. Дус-тату яшәргә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк”, – ди ул.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, завод ветераннары советы рәисе һәм әгъзасы Роза Галиева һәм Фәйрүзә Ганиева котлауларга кушылдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
УРМАННАРДА БУЛГАНДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
2026 елның 24 маена ашыгыч кисәтү
2026 елның 24 мае 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү 24 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда көчле җил 15-17 м/с).
22
май, 2026 ел
Буыннарны берләштергән бию: Менделеевскидан «Вдохновение» 10 еллыгын бәйрәм итте
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда чын мәгънәсендә иҗат, җылылык һәм тормыш сөю бәйрәме булды. «Вдохновение» өченче буын коллективы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
ИГЪТИБАР! ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАН ЧОРДА УРМАНГА БАРУДАН ТЫЕЛЫГЫЗ!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз