Татар китапханәсе, 7нче мәктәп укучылары белән, X Халыкара «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенә кушылды.
Сугыш чорын чагылдырган фильм карау, презентация аша җиңү юллары белән танышу балаларга дәһшәтле елларны күзалларга мөмкинлек бирде. Укучыларга җиңүнең әһәмияте, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү һәм кадерләү зарурлыгы аңлатылды. Балалар хәрби темага әзерләнгән табышмакларны чиштеләр. Акциягә кушылып, М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”шигыре, С.Алексеевның “Купшы күлмәк” (“Выходное платье”) хикәясе укылды, эчтәлекләре буенча фикер алышу үткәрелде. Акция, дөньялар тыныч булсын, сугыш уты кабынмасын, кан һәм күз яшьләре коелмасын дигән бердәм теләктә тәмамланды.