Поэзия сәгате

2019 елның 31 мае, җомга

Иске Гришкин авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган “И, туган тел, и, матур тел” исемле поэзия сәгате үткәрелде.

Театр түгәрәгенә йөруче балалар Г.Тукайның “Сабыйга”, “Эшкә өндәү”, “Туган авыл”, “Бэхетле бала”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” шигырьләрен сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр. Габдулла Тукайның китаплары, бай әдәби мирасы белән танышу, бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлау һәммә бездә дә туган телебезне ярату, шагыйрьнең иҗатына хөрмәт, горурлык  хисләре уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International