Турай авылында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан халкыбызның милли бәйрәме “Карга боткасы” бәйрәме уздырылды. Милли киемнәр кигән балалар һәм өлкәннәр авыл буйлап йомыркалар җыйдылар. Аннан чишмә буенда тәмле ботка белән сыйландылар . Җыр-бию, уен-көлке белән шау-гөр килеп узды бәйрәмебез.