С.Гассар ис. Мәдәният сараенда "Шаян"ансамбленең зур концерты булды. Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы тамашачыга еллык отчет тәкъдим итте.Зал яраткан композицияләрне, премьера постановкаларын көчле алкышлады. Ансамбль районның гына түгел, республиканың, Россиянең, хәтта чит илләрнең мәдәни тормышы буенча җиңүләргә ныклы адымнар белән бара. Быел ул "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика конкурсы, "Роза России" хореография сәнгате Халыкара конкурс-фестивале Лауреат дипломнарына һәм зур илебез башкаласында Мәскәү шәһәрендә булып, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә "Россиянең киләчәге-2019"милли премиясе иясе булды. Бу эштә җитәкче Нәкыя Насыйфуллина, педагог-репетиторлар Ләйсән һәм Дамир Латыйповларның, Лилия Бәхтиярованың хезмәтләре шактый. Кичәдә алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Өч сәгатьтән артык бию ансамбле төркемнәре тамашачыларны милли костюмнар һәм халык биюләре белән сөендерде. «Чабата» татар биюе «Удмурт» биюе белән алмашты, алдыннан бер-берсеннән танылган «Некрасовские казаки», «Сюита», «Русь», «Башкорт», «Мари» композицияләре алыштырды.Традиция буенча, чыгарылыш төркем укучыларын хөрмәтләү программаның күркәм үзенчәлеге булды.
Быел коллективтан алты бала чыкты. Алты бала остазлардан һәм әти-әниләрдән котлаулар алдылар. Тамашачылар фикеренчә, кичә сюрпризлар, бүләкләр, ихлас теләкләр, якты биюләр белән бер сулышта узды.