ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциягә Бәзәкә авылы китапханәсе дә кушылды.
Китапханәче Ф.Башарова “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләргә “Была война, была победа...” дигән темага кычкырып уку үткәрде һәм К.Паустовскийның “Похождения жука-носорога”, Ю.Збанацкийның “Щедрый ёжик” хикәяләрен укыды. Соңыннан укыганнарга нәтиҗә чыгарылды, Бөек Җиңү көне турында сөйләнде.