“Тынычлык күгәрчене”

2019 елның 31 мае, җомга

Сәйтәк авылы клубы Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бөтен Рәсәйдә уза торган “Тынычлык күгәрчене” акциясенә кушылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.  балаларга Бөек Ватан сугышы тарихы буенча уен-викторина уздырды. Викторина азагында тынычлык символы булган ак күгәрченнәр турында сөйләде. Бергәләшеп ак күгәрченнәр кистеләр.Илгә җиргә тынычлык теләп, авыл клубын күгәрченнәр белән бизәделәр. Шулай ук  Җиңү  көнендә кулларына  үзләре ясаган күгәрченнәрне  тотып чыгып,  тыныч тормыш бүләк иткән сугышта катнашкан авылдашларына чиксез рәхмәтләрен белдерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International