Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Менделеевск муниципаль районы
Официальный сайт Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе
Тарих
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Халыкның милли составы
Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районының картасы
Территориаль сайлау комиссиясе
Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары
Иҗтимагый оешмалар
Район тормышы
Инвесторларга
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Торак программалары
Куллану бюджеты
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләре
Икътисад һәм эшмәкәрлек
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
Гасыйм лотфи
Файдалы сылтамалар
Ике яклы элемтә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Менделеевск муниципаль районының норматив-хокукый актларын Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында рәсми бастырып чыгару
Статус документлары
Менделеевск муниципаль районы Советы карарлары
Менделеевск шәһәр советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Менделеевск шәһәре башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыклары
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Татарстан Республикасы дәүләт комитетының тарифлар буенча карарлары
Менделеевск шәһәр Башкарма комитеты карарлары
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының норматив-хокукый документлары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башлыгы хисабы
Матбугат хезмәте
Фоторепортаҗлар
Пресс-релизлар
Телевидение «Вести М»
Газета «менделеевск яналыклары»
Без Вконтакте!
Элемтәләр
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Программалар, проектлар, конкурслар
Конкурслар
Муниципаль районнар
Менделеевск муниципаль районы
Киләчәк буынга мирас – ихластан язылган юллар
2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
Якташыбыз, шагыйрь, язучы, журналист Егор Уткин хөрмәтенә 27 июльдә Шигърият көнен үткәрү изге традициягә әйләнде.
Шагыйрьнең туганнары, дуслары, аның талантын яратучылар, җәмәгатьчелек ел саен диярлек әдәби-музыкаль чара уздыру инициаторлары булалар.
Исән булса, быел җәй Е.Уткинга 80 яшь тулыр иде. Аның тынгы белмәс йөрәге 1977 елда тибүдән туктады. 45 яшендә фани дөньядан китеп, ул шигъри юлларында чагылдырылган бәһасез мирасын үзеннән соңгы буынга калдырырга өлгерде.
Иртәнге 10.00 сәгатьтә чарада катнашучылар Егор Васильевичның кече ватаны – Бөрешле авылына җыелдылар. Булачак шагыйрь иҗатына илһамны киң җәелгән басу-кырлардан, чәчәккә күмелгән аланнардан, җир астыннан бәреп чыккан саф сулы бәллүр чишмәләрдән алгандыр.
Хуҗалар – җирлек башлыгы Лидия Смирнова һәм районда алдынгы хуҗалыкларның берсе булган “Победа” ҖЧҖ җитәкчесе Геннадий Козлов кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Алар якташ шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, ата-бабалар мирасын саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
Кайчандыр булачак шагыйрь яшәгән йорт урынында куелган мәрмәр таш янында митинг үтте.
Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп укучылары аның туган як һәм гади хезмәт кешеләренә багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Туганнары һәм кунаклар истәлекле урынга чәчәкләр салдылар. Аннан чарада катнашучылар Егор Уткинның Камаш зиратындагы каберендә булдылар.
Көн уртасында ул соңгы елларында яшәгән Октябрь урамының икенче йортында район җитәкчесе Игорь Привалов катнашында чираттагы митинг булды.
– Е.Уткин бу йортта 11 ел яшәгән, – диде алып баручы Виктор Соловьев.
Тормыш иптәше Зоя Ивановнаның хуплавы ярдәмендә тыныч өй шартларында хезмәт кешесенең тормыш-көнкүрешен тасвирлаган шигырьләре туып тора. Тирән мәгънәле шигъри юллар аның иҗатын өйрәнүчеләрне әле дә дулкынланырга, уйланырга мәҗбүр итә. Бу елларда аның шигырьләре үзе корреспондент булып эшләгән район газетасында һәм республиканың басма нәшриятында еш урын ала.
Е:Уткинның хезмәт биографиясе Л.Карпов исемендәге химия заводы белән тыгыз бәйләнгән. Анда техник мәгълүмат бүлеге начальнигы, “Заводская трибуна” газетасы корреспонденты булып, контактлы күкерт кислотасы җитештерү цехында эшләгән.
– Буш вакытларында шигырь яза, күп укый, бер төндә 3-4 шигыре туа иде, – дип истәлекләрен барлый дусты Солтан Гыйләҗетдинов. – Үз фикерендә нык торучан, ихластан аралашучы, тыйнак кеше иде. Без аның эрудициясенә, үзебезнең һәм чит ил әдәбиятын белүенә гаҗәпләнә идек. Партия әгъзасы буларак, зур иҗтимагый эш алып барды, яхшы пропагандист иде.
– Иҗат кешесе оста итеп шахмат та уйнады, – дип өсти аның элеккеге хезмәттәше, химия заводы ветераны Юрий Дюжакин.
Шагыйрьнең улы Игорь Егоровичның гаилә дусты, каләмдәше, Уткин исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе лауреаты Дмитрий Кожанов та үз фикерен белдерде, мәрхүмнең истәлегенә багышланган авторлык юлларын укыды.
– Син безгә тормыш дәресе бирүче, шигырьләрең күңелгә якын, – дигән сүзләр әйтте туганнан туган сеңлесе Лиза Йосыпова һәм үз шигырен укып ишеттерде.
– Уткиннар – интеллигент гаилә булып исәпләнде. Алар аралашучан, киң күңелле, кеше хәленә керә белә торган, киңәш белән булса да ярдәмгә әзерләр иде, – диләр Зоя Ивановнаның күршеләре Эмилия Петровна Никонова, Римма Владимировна Гырдасова, Раиса Петровна Иванова.
15.00 сәгатьтә туган якны өйрәнү музее янындагы табигать кочагында Е.Уткин истәлегенә багышланган әдәби кичә булды.
Анда җирле шагыйрьләр, язучылар, иҗатын яратучылар, якыннары, туганнары, фикердәшләре катнашты. Сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры, музей меценаты Илсөяр Гобәйдуллина очрашуны оештыручы булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов җыелганнарны сәламләде. Алып баручылар Гөлназ Хафизова һәм Радик Ахунҗанов шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар.
Хәсән Сәйфуллин, Роберт Ясәвиев, Иван Алексеев, Наил Тимербаев, Дмитрий Кожанов шагыйрь турында хатирәләре белән уртаклаштылар, киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Яшь шагыйрә Марина Куликова да үз язмасы белән тамашачы күңелен җәлеп итте. Михаил Прокофьев башкаруындагы В.Высоцкий репертуарыннан җыр алкышларга күмелде.
– Высоцкий җырлары Е.Уткинга аеруча нык тәэсир итә иде, – дип аңлатма бирде Игорьның яшьлек дусты Михаил Семенович.
“Талларым” вокаль ансамбле солистлары Клара Галләмова, Гөлнара Гарипова, Римма Плитман чыгышлары чараның бизәге булды.
– Мондый очрашулар рухи яктан баета. Талантлы кешеләр белән аралашу каләм осталары өчен түгел, иң элек яшь каләм тибрәтүчеләр өчен мөһим. Иҗади кешеләр берлеге ныгырга тиеш, – дип нәтиҗә ясады Илсөяр Гобәйдуллина.
Чарада катнашучылар Егор Васильевич турында истәлекләрне кадерләп саклаган, җыентыкларын бастыру өчен тырышлык куйган Уткиннарга – Зоя Ивановнага һәм Игорь Егоровичка рәхмәт белдерделәр.
Игорь Уткин, үз чиратында, әтисенең эшчәнлеген популярлаштыруда катнашучыларга, аның талантын яратучыларга рәхмәт җиткерде.
Чара “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисты Лиана Миронова һәм Владимир Мироваев җитәкчелегендәге Алабуга халык фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
УРМАННАРДА БУЛГАНДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
2026 елның 24 маена ашыгыч кисәтү
2026 елның 24 мае 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү 24 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда көчле җил 15-17 м/с).
22
май, 2026 ел
Буыннарны берләштергән бию: Менделеевскидан «Вдохновение» 10 еллыгын бәйрәм итте
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда чын мәгънәсендә иҗат, җылылык һәм тормыш сөю бәйрәме булды. «Вдохновение» өченче буын коллективы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
ИГЪТИБАР! ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАН ЧОРДА УРМАНГА БАРУДАН ТЫЕЛЫГЫЗ!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз