22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәлгә чәчәкләр салып, искә алу киче узды. Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшердек. Минем әбием Кашбиева Флүрә 8 айлык бала булып калган сугыш башлангач ,9 бала булганнар алар .Авыр ачлык елларын безгә сөйләде, күз яшьләре үзеннән –үзе тамып утырды.
Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан.