Без Татар тәкәш авылына кунака кайткан Кәмилә белән Софиянең белемнәрен арттырырга урманга бардык.Балалар белән урманда учак яндырырга ярамаганын ,төрле сәбәпләр,төрле сорауларга җавап бирдек.
1. - Урманнарны ни өчен уттан сакларга кирәк?
2. - Кошларны ни өчен сакларга кирәк?
3. - Кеше урманда учак ягарга тиешме?
4. - Урман кешегә нинди файда китерә?
5. - Буген урман нинди хәлдә?
6. -Ә урманны ничек дәваларга, аңа ничек ярдәм итәргә була?
7. -Чүп – чарлар калдырмаска.
Ут белән сак булыгыз: ут уенчык түгел.
Кызлар красворд,ребус,табышмаклар чиштеләр.Урманда утырып чәй эчтек ,ипи белән балыкларны ашаттык.