Тат тәкәш клуб мөдире Мусина Айгөл балалар белән тату гаилә турында сөйләшеп , үз куллары белән гаилә талисманы дага (подкова) ясадылар. Гаилә һәр кешегә кирәк җылы учак ул.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Сезнең гаиләдә кемнәр бар? Сез ничек яшисез? Шул турыда сөйләделәр. (Балалар үзләренең гаиләләре турында язып килгән хикәяләрен укыдылар.) -Әти-әниләрен яраткан, өлкән кешеләрне хөрмәт иткән, туганнары белән дус, тату яшәгән кеше бәхетле була.Сез дә әти-әниләрегезнең сүзен тыңлап, әби-бабаларыгызны хөрмәтләп, туганнарыгыз белән бер-брегезгә юл куеп яшәгез!Балачагыгыз бәхетле булсын!