8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу- бик мөһим дата. Чөнки балалардагы иң матур сыйфатлар нәкъ менә гаиләдә формалаша. Әби- бабайлар, әти- әниләр сабый күңелендә ватанпәрвәрлек, тугрылык, намуслылык, кешелеклелек кебек күркәм сыйфатларны тәрбиялиләр. Бала өчен гаилә -яшәү чыганагы бирүче урын. Рухи кыйммәтләр аша аның аңы, фикерләү дәрәҗәсе арта, буыннар арасында бәйләнеш барлыкка килеп, җәмгыятьнең киләчәгенә уңай тәэсир итә.
Песәй авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә әлеге бәйрәм уңаеннан, ял кичәсе әзерләделәр. Күңелле программада катнашып, балалар һәм аларның әниләре матур гына ял иттеләр. Табигать кочагында ял итү, призлар алу һәркемнең күңеленә хуш килде.Бигрәк тә Хәсәнҗановлар, Таҗетдиновлар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Аларга гаилә бәхете, сәламәтлек юллыйбыз.