Ромашка чәчәге электән мәхәббәт символы булып саналган, әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.. 2008 нче елдан 8 июль көне илебездә Россиякүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булып билгеләп үтелә. Шул көнне Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре дә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булган ак ромашка чәчәге бәйләмнәрен бәйрәм белән котлап авылдашларга бүләк иттеләр. “ Бүләккә ромашкалар “ исемле акция уздырдылар.