3 июль көнне уздырылган велопрогулка “Адымнар нык, юллар имин булсын!”- дигән девиз астында узды.
Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыруга биремнэр бирелде, юл билгеләре янында бу кагыйдәләрне үзләштерү дәрәҗәсен “тикшерү” уздырылды. Әлеге программабыз уен формасында оештырылды.
Балалар үзләренең никадәр игътибарлы булуларын,мөстәкыйльлеген исбатладылар.Әлеге чара кул буена күңелле сәяхәт белән тәмамланды.