14 нче июль көнне Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бер төркем балалар өчен Марый күленә экскурсия оештырды. Бу көн Балыкчылар көне буларак билгеләп үтелгәнлектән, клуб мөдире балалар белән су асты тормышы турында әнгәмә уздырды. Шушы күлдә яшәүче балыклар турында сөйләде. Шулай ук су кергәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртеп китте. Малайлар рәхәтләнеп салкынча күл суенда су керделәр, ә кызлар тирә-як табигате белән таныштылар. Чыннанда, Марый күле табигатьнең иң матур җиренә урнашканлыгына инандылар.Соңыннан бергәләшеп күл ярында тәм-томнар белән сыйландылар.