Утырышта суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты аппараты һәм белгечләре, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар, ТИҮләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Район сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Муниципаль берәмлек уставын раслау турында карар проекты хакында
«Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы».
2. Менделеевск муниципаль район Советының 17.12.2018 ел, № 173 "Менделеевск муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 планлы чорына бюджет турында" карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының муниципаль казнасы турында.
4. “2019 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында”
5. “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына тапшыру өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында” дип аталган Менделеевск муниципаль районы Советының 2016 елның 11 октябрендәге 78 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
6. “Менделеевск муниципаль районының мактаулы гражданы” исемен бирү турында.
7. Менделеевск муниципаль районы Советының «Менделеевск муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасын раслау турында» дип аталган 2015 елның 27 октябрендәге 18 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
8. Менделеевск районы территориясендә төзелгән 1901 нче сайлау участогының участок комиссиясе составын резервка билгеләү өчен кандидатура тәкъдим итү турында.
Шәһәр советы сессиясендә түбәндәге сорау карадылар:
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставын раслау турында карар проекты хакында.