Бер меңнән артык кеше санында язылучылары булган Агентлыкка үз каналында турыдан-туры трансляцияләр алып барырга мөмкинлек бирелә.
Ресурста Агентлык уздыра торган чаралар белән, шул исәптән ел саен уздырыла торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисадый саммитын, Татарстан Республикасы инвесторлар клубы утырышын, дөньядагы әйдәп баручы конгресс-күргәзмә чараларында Татарстан Республикасы стендлары эшен дә кертеп эксклюзив видеолар урнаштырыла . Канал Татарстанның махсус икътисадый зоналары, социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары, шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсешен күрсәтә торган роликлар кебек инвестицион эшчәнлек вәкилләренең видеосын җыю урыны булып тора. Видео берничә телдә, шул исәптән рус, инглиз, төрек, француз, немец, кытай, япон, гарәп телләрендә бар.