Заһретдиновлар 55 ел тату яшәде һәм зөбәрҗәт туеның юбилеен кабат никахны теркәү тантанасы белән билгеләп үтәргә булдылар. Тантаналар залында көчле алкышлар һәм Мендельсон маршы астында кияү белән кәләшне хөрмәтләделәр. Бу көнне яшьләрне котларга туганнары, якыннары, балалары, оныклары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева да юбилярларга иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм гаиләгә район башлыгыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Мәхәббәт һәм татулыкта ике бала тәрбияләп үстерәләр – Ринат һәм Раилә. Хәзерге вакытта 2 онык һәм 6 оныкчыклары бар.