14 нче августта Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә "Үсемлекләр нигә сәләтле?" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Балаларга бакчаларда, өй кырларында үсә торган кайбер чүп үләннәренең файдасы турында мәгълүмат бирелде. Чарага килүчеләр кешеләрнең үләннәрнең яфрагын, орлыгын, тамырын нинди авырулардан дәвалау чыганагы буларак куллануларын белделәр.