Акция кысаларында Мәдәният йорты территориясендә зур ак киндер урнаштырылган иде, һәм теләге булган һәркем аның өслегендә Россия триколоры сызыгын үз куллары белән ясый алды. Нәтиҗәдә, авыл халкы буяулар ярдәмендә илнең төп символы - байрагын ясадылар. Моннан тыш, акция кысаларында, волонтерлар йөрәк формасында ясалган Россия триколорын тараттылар.



