Без Тынычлык ясыйбыз

2019 елның 23 августы, җомга

22 август көне Россиядә Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Шушы зур әһәмияткә ия дата уңаеннан Бәзәкә китапханәчесе балалар өчен “Без Тынычлык ясыйбыз” дип исемләнгән иҗади сәгать үткәрде.

Иң элек балалар Ватаныбызның төп символлары, халкы, табигате, шәһәрләре, танылган шәхесләре, бәйрәмнәре турында язылган “Наша Родина – Россия” дигән китап белән таныштылар, аннары җәйге җылы кояш нурлары астында асфальтка рәсем төшерделәр, эш беткәч бергәләп фотога төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International