22 августта илебез Россия Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Песәй авылы китапханәчесе мәдәният йорты һәм мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә «Флаг – символ России» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Балалар Россия флагының барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар; флагның һәр төсе нәрсәне аңлатуын белделәр. «Россия символлары» викторинасының сорауларына зур кызыксыну белән һәм актив җавап бирделәр; Россия, ватан турында мәкальләр искә төшерделәр. Чара ахырында барысы да бик теләп «Россиянең өч төсе» флешмобында катнаштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)