25 нче август көнне Сәйтәк авылы клубында “Сау бул җәй, сау бул” темасы астында бик күп кенә чаралар уздырылды. Чараның төп темасы җәй булды. Авыл клубына килгән балалар җәй темасына гадәти булмаган алымнар кулланып рәсемнәр ясадылар, әзер рәсемнәрне буядылар. “Бөтенесе җәй турында” дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар. Теләүчеләр теннис өстәле артында көч сынаштылар. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. җәй дәвамында уздырылган чараларга күзәтү уздырды .Балалар да үзләренең истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар. Шулай ук аларга Кристина Ларина аккардеонда һәм пианинода үзенең яраткан әсәрләрен башкарды. Чәй өстәле артында киләсе уку елы турында әнгәмә кордылар. Кич буе дәвам иткән бу чарада һәр балага үзенең күңеленә ошаган шөгыль белән шөгыльләнергә мөмкинлек булды.Чара бик дустанә һәм күңелле узды.