25 нче августта Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышлап , "Без якташларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел!" дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырдылар. А.Б. Абсалямованың "Вечные люди" китабыннан Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм башкалар турында хикәяләр укылды. Чарада катнашучылар бу язучыларның кайбер шигырьләрен һәм әкиятләрен искә төшерделәр.