Яңа Кокшан китапханәсендә рәсем көне узды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе
Китапханәче төрле ысуллар белән рәсем ясарга тәкъдим итте. Һәркем үзе өчен күңеленә хуш килгән: фольга, кәгазь, җеп, чәчәк, бармак белән рәсем ясау ысулын сайлады. Тема ирекле иде, ләкин шулай да ул әдәбиятка бәйле булырга тиеш иде. Гоголь иҗатын сөюче мәсәлән: караңгы, фантазияле рәсемнәр ясады, әмма ул гадәти булмаган рәсем ясау ысулын – фольга һәм кәгазь белән ясауны сайлады. Жюль Вернның хикәяләрен укып, бер кыз һава шарын булдырырга рухланган иде, һәм ул моңа иреште дә. Бәйрәм бик күңелле үтте. Кечкенәләр табиб Айболит яши торган утрауны ясадылар. Аннан соң әти-әниләр өчен күргәзмә ясадылар, һәм WhatsApp китапханә төркеменә фотоларны җибәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International