Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Менделеевск муниципаль районы
Официальный сайт Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе
Тарих
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Халыкның милли составы
Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районының картасы
Территориаль сайлау комиссиясе
Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары
Иҗтимагый оешмалар
Район тормышы
Инвесторларга
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Торак программалары
Куллану бюджеты
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләре
Икътисад һәм эшмәкәрлек
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
Гасыйм лотфи
Файдалы сылтамалар
Ике яклы элемтә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Менделеевск муниципаль районының норматив-хокукый актларын Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында рәсми бастырып чыгару
Статус документлары
Менделеевск муниципаль районы Советы карарлары
Менделеевск шәһәр советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Менделеевск шәһәре башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыклары
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Татарстан Республикасы дәүләт комитетының тарифлар буенча карарлары
Менделеевск шәһәр Башкарма комитеты карарлары
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының норматив-хокукый документлары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башлыгы хисабы
Матбугат хезмәте
Фоторепортаҗлар
Пресс-релизлар
Телевидение «Вести М»
Газета «менделеевск яналыклары»
Без Вконтакте!
Элемтәләр
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Программалар, проектлар, конкурслар
Конкурслар
Муниципаль районнар
Менделеевск муниципаль районы
Ушковлар турында – Бөтен Россиягә
2012 елның 14 сентябре, җомга
Ушковлар турында – Бөтен Россиягә
Кичә Д.Менделеевның вафат булуына 105 ел тулуга һәм Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган “Ушков укулары” VII Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады.
Пленар утырыш сәгать 10да “Юность” район мәдәният йортында булды. Анда Мәскәү, Самара, Ижевск, Кунгур, РФнең һәм республиканың башка шәһәрләре музейлары, вузлары һәм фәнни учреждениеләре хезмәткәрләре, танылган Ушковлар токымы вәкилләре, шулай ук бу фамилияне йөртүче менделеевлылар килде. Форумны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Удмурт тел һәм әдәбият тарихы институты, муниципалитет һәм туган якны өйрәнү музее оештырды.
Зал Варвара Капитоновна Ушкованың оныгының оныгы Ирина Орестовна Солнцеваны алкышлар белән каршылады. Ул купец династиясе вәкилләре булдырган традицияләрне саклаучыларның барысына да рәхмәт белдерде. “Безнең буын Шишкиннан башлана” дигән докладында Шишкиннар, Ушковлар, Стахеевларны берләштерүче гаилә тарихы, 30 нчы еллар вакыйгаларын кичергән данлыклы токым вәкилләренең язмышы турында сөйләнде.
Ирина Орестовна, чын күңеленнән рәхмәт әйтеп, туган якны өйрәнү музеена бүләккә китаплар тапшырды, алар арасыннан “Свод прав и обязанностей купцов” дигәне аеруча кызыксыну тудыра.
Ижевскидан тарих фәннәре докторы Нелли Лигенко XIX гасыр ахырында-XX гасыр башында Менделеевск төбәге халкының сәүдә-сәнәгать эшчәнлеге турында сөйләде. Форумны алып баручы шәһәр Советы рәисе урынбасары И.Гобәйдуллина билгеләп киткәнчә, Нелли Павловна киң җәмәгатьчелеккә Ушковларның исемнәрен ачкан кеше. Конференциядә катнашучылар “Доктор Живаго маршрутлары буйлап” тикшеренүе авторы Сергей Артемов чыгышын кызыксынып тыңладылар. Туган якны өйрәнүче, элеккеге полиция подполковнигы, роман текстын документлар, хатирәләр белән чагыштырып, роман авторы яшәгән һәм эшләгән Юрятин шәһәренең безнең як прообразы булуын раслый. Роман персонажларының күп сыйфатлары Б.Збарскийдан, Л.Карповтан һәм башкалардан язылган. “Ушковлар Самарада” дигән доклад белән чыгыш ясаган Самараның Волжск районы музее вәкиле Елена Чертова билгеләгәнчә, конференциядә катнашучыларны хезмәтләре барыбыз өчен дә үрнәк булган бөек династиянең язмышы берләштерә.
– Барлык бондюглыларны да купец Ушковлар салган традицияләрне дәвам итүчеләр дип атарга була, – диде ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров.
“Ушков укулары”н дүрт тема буенча секция утырышлары дәвам итте, аларда 50 дән артык доклад тыңланды. Чыгыш ясаучылар арасында – танылган купец династиясе токымыннан Сергей Рязанцев, фәнни хезмәткәрләр, район педагоглары. Утырышларда Ушковлар мирасын саклау, төбәкне туристлык ягыннан җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.
Конференция программасына район, завод һәм туган якны өйрәнү музейлары буйлап экскурсияләр кертелде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
УРМАННАРДА БУЛГАНДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
2026 елның 24 маена ашыгыч кисәтү
2026 елның 24 мае 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү 24 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда көчле җил 15-17 м/с).
22
май, 2026 ел
Буыннарны берләштергән бию: Менделеевскидан «Вдохновение» 10 еллыгын бәйрәм итте
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда чын мәгънәсендә иҗат, җылылык һәм тормыш сөю бәйрәме булды. «Вдохновение» өченче буын коллективы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
ИГЪТИБАР! ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАН ЧОРДА УРМАНГА БАРУДАН ТЫЕЛЫГЫЗ!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз