Объектларны ачу, бардлар чыгышы, химик шоу: Менделеевскта Татарстан Республикасы Көнен ничек бәйрәм итәчәкләр

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Республика Көнен бәйрәм итүгә оештыручылар ныклап әзерләнгән.

9:30 сәгатьтә Бәзәкә авыл җирлегендә Башкарма комитет бинасы ачылачак.

10:00 сәгатьтә чаңгы базасын ачу планлаштырыла.

Аннан соң 11:00 менделеевлыларны  мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт көтә.

13:00 сәгатьтә балалар сәнгать мәктәбендә "Периодическая таблица" ачык лекциясе узачак.

15:00 сәгатьтә «Ушков утраулары» паркында «Химиклар һәм мастерлар шәһәре» фестивале узачак. Программада: химия тамашасы, осталарның эшләре, плэнер, күргәзмә һәм мастер-класслар, рэп баттллар, бард чыгышлары, татар башкаручылары концерты, «чәк-чәк party» дискотекасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International