Бүген хакимиятнең актлар залында район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә Менделеевск муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Валерий Чершинцев иң элек “Татнефть” акционерлык җәмгыяте грантына лаек булган диплом белән район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокинаны бүләкләде.
Җәмәгать оешмасы «Тарихи мирасны саклау» номинациясендә җиңүче булды һәм 625 000 сумлык грант алды.
Аннан соң, шәһәрдә һәм районда оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Егоров Иван Владимирович сөйләде.
Узган атнадагы Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының эш йомгаклары һәм алдагы чорга булган чаралар турында ММР Советы аппараты җитәкчесе Искәндәрев Роберт Ринат улы сөйләде.
ММР «Фаворит» ат-спорт мәктәбе директоры Ефремов Юрий Николаевич ММР 2018-2019 елларда ММР ның «Фаворит» атлы-спорт мәктәбенә өстәмә белем бирүнең муниципаль бюджет учреждениесе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Хәзерге вакытта спорт учреждениесендә 54 кеше укый, 6 төркем эшли. Мәктәп үз эшчәнлеген 2018 елның гыйнварыннан алып бара, анда 24 ат асрала.
Менделеевск муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясен уздыру турында «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Тагиров Илбар Газиҗан улы сөйләде. 26 августка канцелярия кирәк-яраклары белән 42 портфель җыелган һәм бүләк ителгән. Уку елы башланганчы 60 портфель бүләк итү планлаштырыла.
Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сафаргалин Айдар Нәгыйм улы Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары уздыру турында мәгълүмат бирде.

(1).jpg)
.jpg)
(1).jpg)
.jpg)