Татарстан МФЦда дача амнистиясе шартларын аңлату буенча зур күләмле акция узачак.

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ номерлы Федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты. 2021 елның 1 мартына кадәр бу категория күчемсез милек объектлары өчен рөхсәт документациясе таләп ителми һәм төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарурлыгы юк. Йортны һәм җирне ничек тиз рәсмиләштерергә соң? Дача амнистиясенә эләкмәгән объектлар милекчеләренә нишләргә? Түләүсез консультацияләр барышында татарстанлыларда барлыкка килә торган шушы һәм күп кенә башка сорауларга «Татарстан Республикасының техник инвентаризациясе бюросы» АҖ әйдәүче белгечләре җавап бирәчәк. Кирәк булганда, акция барышында, МФЦдан чыкмыйча гына, җир кишәрлеген ызанлауга заказ бирергә мөмкин булачак (әгәр ул милеккә рәсмиләштерелмәгән булса). Кирәкле документларны үзегез белән алырга киңәш ителә.

МФЦ төбәк филиалларында консультацияләр 28 августта 9:00 дән 13:00 гә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International