Тойгуҗа авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Рафит Сафин чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева халыкны районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Халык беренче дәрәҗәдәге бурычларны билгеләде: сукбай этләрне аулау буенча, Тойгуҗа-Байтирәк юлы буенча 12 торак пунктны үз эченә алган түгәрәк система буенча рейс автобусы оештыру мөмкинлеге турында сораулар күтәрелде. Барлык сораулар да контрольгә алынды.
Очрашу барышында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды.


