30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелеге - республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.
Һәр кешенең йөрәгендә аның тормышы башланып киткән җиргә – туган якка карата рәхмәтле мәхәббәте саклана. Кайда гына, күпме генә еллар үтмәсен, без яшәгән төбәкне һәрвакыт хәтерлибез һәм яратабыз, шуңа күрә без туган ягыбызның тарихын белергә тиеш!
Бәйрәм алдыннан "Саулык" социаль ярдәм үзәге" АКБОның социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен "Татарстан белгечләре "дигән интеллектуаль викторина үткәрделәр.
Максаты: викторинада катнашучыларны Татарстан тарихы, аның мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксындыру.
Чараның программасы берничә юнәлештә тәкъдим ителгән иде: "Сәнгать", "Татарстан тарихы", "География". Чарада катнашучыларның барысы да зур активлык күрсәттеләр, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр, алга куелган биремнәрне уңышлы үтәделәр. Викторина музыкаль композицияләр һәм халык биюләре белән үрелеп барды.
Чара азагында җиңүче билгеләнде, ул Тихонова Эльмира Галимҗан кызы булды, ул иң яхшы белгеч булып чыкты һәм үзәк хезмәт терапиясе кабинетында әзерләнгән "түбәтәй" формасындагы сувенир сабынын алды.