Менделеевскта Химиклар урамы 11 йорт ишегалды ничек үзгәрәчәк

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

«Безнең ишегалды» партия проектын тормышка ашыру кысаларында чираттагы очрашу Химиклар урамындагы 11-нче номерлы йортта яшәүчеләр белән узды.

Җыелучылар үз территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Менделеевлылар район башлыгы Валерий Чершинцевка һәм хезмәт җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Валерий Сергеевич проектның максаты – ишегалдын төзекләндерү, анда яшәүчеләрнең теләкләрен, фикерләрен исәпкә алып төзекләндерү, дип аңлатты. Киләчәктә йорт территориясе беседка, эскәмияләр, төрле яшьтәге балалар мәйданчыгы, яктылык, чүп савытлары, тротуар, видеокүзәтү белән тулыландырылачак. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру кысаларында үзәк юл ягыннан үскән куаклар киселәчәк, спорт мәйданчыгы кимиячәк, , чәчәк түтәлләре булдырылачак.

- Төрле яшьтәге кешеләрнең ишегалдындагы матурлык турында кайгыртулары куанычлы хәл, – диде район башлыгы, – уртак фикер алышу - бер йортта яшәүче кешеләрнең бердәмлеген күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International