Татарстан Республикасы Менделеевск районында КС (бүлек хокукларында) җитәкчесе Раушан Иштанова пенсионерлар белән очрашты.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Менделеевск районындагы идарәсе КС (бүлек хокукларында) җитәкчесе Раушан Иштанова 2019 елның 22 августында «Саулык» үзәгендә пенсионерлар белән очрашты. Очрашуда пенсия белән тәэмин итү, пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында сүз барды.
Очрашу ахырында сораулар һәм җаваплар белән әңгәмә булды. Чарада катнашучылар көн кадагындагы пенсия сорауларына тулы җаваплар алдылар.