28 августта Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә Юрий Визборның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Йөрәкне музыка белән тулыландырыйк” дигән музыкаль-шигъри кичә үткәрделәр. Юрий Визбор - бард, актер, журналист, драматург һәм прозаик, өч йөз искиткеч җыр авторы, кинематографист, ләкин моннан тыш - альпинист, чаңгы спорты буенча тренер, рәссам. Нәкъ менә аның җырлары турист слётларында, поход учакларында янында яңгырады.
«Милая моя», «Ночная дорога», «Ты у меня одна», «Мадагаскар», «Серёга Санин», «Одинокий гитарист» - алар барысы да бәйрәм чарасында яңгырады.
Шулай ук тамашачылар аның «Кругозор» журналы пластинкасыннан дөньяга чыккан тавышлы җыр репортажлары белән таныштылар, аның акварель рәсемнәрен күрделәр, фотога төшүләре, автобиографиядән өзекләр, дусларының истәлекләре белән таныштылар.