.jpg)
17 сентябрьдә Менделеевск районында “Өмет яры”оешмасы социаль гаиләләргә һәм балаларга булышу буенча бүлек психологы социаль куркыныч хәлле гаилә балалары өчен наркотик профилактикасы буенча “Үзеңне яратырга өйрән” дигән дәресләр оештырды.
Чараның мөһим максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасында психоактив матдәләр куллану профилактикасы.
Балалар дәрестә актив катнаштылар, дәрес уен формасында үтте.Дәрес барышында һәр яшүсмер наркотик турында үз фикерен әйтте. Соңнан балалар өчен социаль видеороликлар бирелде, яшүсмерләр күргәннәре турында фикер алыштылар. Чара азагында балалар мондый дәресләрнең мөһимлеген һәм аларны ешрак үткәрүнең кирәклеген билгеләделәр.