Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, юлларда балаларны һәм яшүсмерләрне куркынычсызлыкта тоту күнекмәләрен торгызу максатында “Крепыш” 12нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен, юл-патруль хезмәте инспекторы полиция майоры Төхвәтов Илнур, Яр Чаллы шәһәрендә ТУ ОПының Менделеевск районындагы бүлекчәсе башлыгы Гыймаева Флюра "Игътибар - балалар!" ОПМ чорында "Куркынычсыз зебра" уртак акциясен уздырды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергә, җәяүлеләр кичүе янында балалар бакчасы каршына җыелдылар. Гыймаева Флюра балаларга җәяүлеләр өчен чыгу юлынан ничек дөрес узпрга кирәклеген сөйләде. Төхфәтов Илнур юл аша чыкканда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре буенча сораулар бирде. Балалар бердәм рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Ахырда балалар, тәрбиячеләр белән бергә, «Зебра»га күчеп, алган белемнәрен шунда кулландылар.