"Сергей Козлов әкиятләрен укыйбыз»

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28 август көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Тиенкәй» балалар бакчасы нәниләре чираттагы китап белән очрашуга бардылар.

Безнең яшь дусларыбыз «Уч төбендә Китап» халыкара акциясендә катнаштылар.

Башта китапханәче Медведева Н. С. балаларны әкиятче Сергей Козловның биографиясе белән таныштырды.

Уку өчен С.Козловның «Кышкы әкият» һәм «Ничек итеп Аю белән Керпе йолдызларны юдылар» исемле китаплары сайланып алынган иде. С. Козлов үзенең «Томан эчендәге Керпе», «Куян һәм Аю баласы" җыентыкларында аю, куян һәм башка урман халкы белән дулкынландыргыч, чын дуслык турында сөйли.

Очрашу «Томан эчендәге Керпе», «Трям! Исәнмесез!» мультфильмнарын карау белән тәмамланды. Балалар да укылган китаплар буенча викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр һәм «Мин кояш астында ятам» дигән арыслан баласы җырлый торган җырны җырладылар.

Балалар игътибарына «Кечкенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның зур укуы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

10 кеше катнашты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International